Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Акчалары артыкмы соң?

Акчалары күпме соң... Дүрт түбәнкамалы бер тәүлек эчендә алдартазларга өч миллион сумга якын акча күчергән.

Мошенниклар төрле схемалардан файдаланганнар. Әйтик, алданучыларның берсе, өстәмә хезмәт хакы турындагы тәкъдимгә җавап биреп, акчаларын югалткан. Калганнарына, гадәттәгечә, билгесез кешеләр “банк хезмәткәре” булып шалтыратып, счетларыннан акча алырга маташулары хакында хәбәр иткәннәр. Безнең халык тиз ышанучан бит ул, ­ мәкер тозагына тиз каба, хәтта кредитлар да ала әле. Бу сумма бәлки тагын да күбрәк булыр иде. Бәхетенә, зыян күрүчеләрнең берсе, банкта чиратта утырганда мәгълүмати брошюра укып, эшнең асылына төшенә. Ә тагын бер түбәнкамалыны таксист банкка алып барганда, ирексездән сөйләшүләрнең шаһиты була һәм кызны алдарга җыенуларын төшендерә. Таксистның уяулыгы кызны зыян күрүдән коткарып кала.

Караклар йокламый

Кышкы озын ялларда бар халык ял иткәндә, караклар “ау”га чыга. 2 нче гыйнварда “Сезам” сәүдә үзәгеннән элек тә хөкемгә тартылган 2003 елгы бер ир-ат 1681 сумлык әйбер “чәлдерә”.

4 гыйнварда Төзүчеләр урамындагы фатирдан 1987 елгы хатын-кыз, икенче бер ханымның гомуми бәясе 22500 сумлык зыян салган – кесә телефонын һәм алтын алкаларын үзләштергән.

5 гыйнварда, кичен  бергә утырып эчкәннән соң, “гүзәл зат” шешәдәш дустының телефонын һәм 1500 сум акчасын алып чыгып китә. Шушы ук көнне 31 яшьлек карак 51 яшьлек түбәнкамалының фатирыннан кесә телефоны һәм ике балдак урлый.

6 гыйнвар көнне 1988 елгы, шулай ук элек хөкемгә тартылган икенче берәү Шинчылар урамындагы фатирдан кесә телефоны һәм телевизор урлый. Хуҗага килгән зыян  35 мең сум.

ЮХИДИ

Якынайтам дип, ерагайткан

Кама елгасы аша “Закамье – Соколка” боз кичүендә 35 тонна авырлыктагы фура боз астына китү сәбәпле, берничә көн кичү ябылып торды. Биредә авырлыгы 3 ярым тоннадан артмаган машиналарга гына чыгарга рөхсәт булса да, йөк машинасы ни сәбәпледер, боз аркылы чыгарга уйлый. Авария аркасында хәрәкәт вакытлыча туктатылды, фураны ярга чыгаруга, боз кичүе яңадан эшли башлады.

Техник күзәтү бетерелә

Автомобиль йөртүчеләр өчен күңелле яңалык.  Хәзер ОСАГО алу өчен автомобиль һәм мотоциклларга техник карау үтү мәҗбүри түгел. Яңа закон нигезендә,  техник күзәтү такси һәм пассажирлар ташучы машиналарга, шәхси автомобильләрнең хуҗалары алышынганда, исәпкә куйганда, хезмәт вазыйфаларын үтәр өчен тотканда гына кирәк булачак. Шулай ук машина конструкциясенә үзгәрешләр кертелсә дә, техник күзәтү үтү мәҗбүри.

Наркотик алынган

Яңа елның беренче көнендә үк, шәһәребезнең Урман урамында урнашкан “Автомобилист 18” гаражлар комплексында ике яшь кеше тоткарлана.  Кулга алынганда аларның берсе җиргә ниндидер төргәк ташлый. Тикшерү барышында ул төргәк эчендә 0,90 грамма “мефедрон” дип аталган наркотик матдә булуы ачыклана. Аны ташлаган 1995нче елгы ир-ат элек тә наркотикларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз сатып алу, саклау маддәсе буенча хөкем ителгән булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев