Акча эшләргә теләгән: 2 ай эчендә түбәнкамалы кредитлар җыйган һәм аферистларга 1,8 млн сум күчергән
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе («Мошенниклык») буенча җинаять эше кузгатылган.
Түбән Каманың 48 яшьлек кешесе инвестицияләр белән акча эшләргә теләгән, ләкин мошенниклар белән элемтәгә кергән һәм 2 млн сумга якын акчасын югалткан.
Ир-ат интернетта өстәмә акча эшләү рекламасын күрә һәм элемтә өчен үзенең телефон номерын калдыра.
Соңрак аның белән «брокер» элемтәгә керә һәм зыян күрүчене телефонга инвестицион эшчәнлек алып барылачак кушымтаны йөкләргә күндерә. Түбәнкамалы ышана һәм бу счетка акча күчерә башлый. «Табыш артсын» өчен тулыландыру суммасы һәр тапкыр артырга тиеш була.
Ике ай дәвамында ир-ат өч банкта кредит ала һәм «брокерлык» счетына 1,8 млн сум күчерә. Ләкин тиздән аның әңгәмәдәше элемтәгә чыгудан туктый. Шул вакытта зыян күрүче үзен алдаганнарын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе («Мошенниклык») буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев