Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Җәйге лагерьда балаларны мыскыл иткән түбәнкамалы 17 ел колониягә хөкем ителгән

Ир үз гаебен танымаган.

Татарстан Республикасының Югары суды балалар лагеренда җенси гамәлләр кылган өчен Түбән Камада яшәүче 51 яшьлек кешегә карата хөкем карары чыгарды.

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, аны гаепле дип тапканнар.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның җәендә, үзен тренер һәм массажист дип таныштырып, ул өч кызга карата җенси характердагы гамәлләр кылган.

Ир үз гаебен танымаган. Суд исә аңа 17 ел каты режимлы колония рәвешендә җәза билгеләгән. Шулай ук ул 18 яшькә кадәргеләр белән педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 10 елга мәхрүм ителгән.

Моннан тыш, зыян күрүчеләрнең берсе биргән рухи зыянны 300 мең сум күләмендә компенсацияләү турындагы дәгъвасы канәгатьләндерелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев