Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

2023 елда Түбән Кама юлларында 19 өлкән кеше һәм ике бала һәлак булган

12 ай эчендә шәһәр һәм район территориясендә 164 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе 2023 елда юлларда булган аварияләргә нәтиҗә ясады.

Шулай, 12 ай эчендә шәһәр һәм район территориясендә 164 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 21 кеше һәлак булган, тагын 192 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

Машина йөртүчеләр гаебе белән 151 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда 19 кеше һәлак булган, 181 кеше җәрәхәтләнгән. Җәяүлеләр гаебе белән булган 13 авариядә 2 кеше һәлак булган, 11 кеше җәрәхәтләнгән. 16 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар катнашында 22 юл һәлакәтендә 2 бала һәлак булган, 24е җәрәхәтләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев