Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

20 яшьлек түбәнкамалыны тонировка өчен ике тәүлеккә кулга алдылар

Бу турыда ЮХИДИ бүлегендә хәбәр итәләр.

12 мартта Түбән Каманың Җиңүнең 30 еллыгы урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре 20 яшьлек машина йөртүче идарә иткән ВАЗ машинасын туктата.
Документларны тикшерү барышында яшь кешенең моңа кадәр дә тонировка аркасында административ җаваплылыкка тартылган булуы ачыклана.

Әмма машина йөртүче хокук саклаучыларның тонировканы алырга дигән таләбен үтәми. Нәтиҗәдә, егетне кулга алалар һәм судка китерәләр. Йөртүчегә ике тәүлеклек арест билгеләнә, дип хәбәр итәләр Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлегендә.

Фото: Түбән Кама ЮХИДИ

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев