Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Алам дип, биргән

Квартирында ремонт ясарга исәпләгән гаилә йокы бүлмәсендәге гарнитурны сатуга куйганда 142 мең сум акчасын югалтачагы турында башына да китермәгәндер. 

Бертуганының кызыннан «Авито» сайтына игълан урнаштыруын үтенгәннәр. Кыз игъланны фото белән куйган, телефон номерын үзенекен күрсәткән. Күп тә үтми, сатып алырга теләгән кеше шалтыраткан, кыз аның номерын гарнитур хуҗасына биргән. «Берничә минуттан телефоныма шалтыраттылар. Бер ир үзенең бер компаниядә эшләвен әйтте. Компания исемен хәтерләмим, чөнки ул бик тиз сөйләде. Әлеге ир гарнитурны сатып алырга теләвен әйтте һәм акчаны банк картасына күчерергә тәкъдим итте. Хатыным белән киңәшләшкәч, мин аны Сбербанк картасына күчерергә мөмкин, дип җавап бирдем», – дип яза аңлатмасында зыян күрүче. «Сатып алучы» аңа банкоматка барырга кирәклеген әйтә. Башта хатыны картасында акчаның күпме икәнлеген карап әйтергә куша, аннары «сезгә акчаны күчерә алмыйм» дип, иргә үз картасын карарга куша. Монысында исә 200 мең сумнан артык акча булган, әмма бу турыда ул әйтмәгән. Аннары нәрсә булганын зыян күрүче анык хәтерләми, бары хатыны килеп, җилкәсеннән селкеткәч, аңына килгәндәй була. Кулында – «бер кочак» чек, акчаны үз картасыннан алып, башка билгесез счетларга салып барган икән. «Эчке эшләр идарәсендә генә тулысынча үз аңыма килдем. Моңа кадәр үземне гипноз астында булгандай хис иттем», – дип аңлаткан ул.  

Бушлай сыр – тозакта

Соңгы арада алдаучылар тагын бер схема буенча эшли башлаганнар. Алар билгеле бер кешенең дусты исеменнән интернет челтәрендә теркәләләр, дуслык тәкъдим итәләр һәм теге яки бу сәбәп табып «дус»тан акча сорыйлар. 68 яшьлек түбәнкамалы нәкъ менә шундый тозакка эләккән. 
«Сыйныфташлар» челтәренә ул, гадәттә, телефоны аша кергән. Бу юлы да шулай кергәч, танышыннан дуслыкка тәкъдим килгәнен күргән. Хатын гаҗәпләнгән, чөнки бу танышы «дуслар» исемлегендә булган, шуңа да карамастан дуслыкны кабул иткән. «Танышы» аңа бер-бер артлы хатлар җибәрә башлаган: янәсе, Сбербанкның юбилее уңаеннан булган махсус кушымтага теркәлүчеләргә 2 мең сум бүләк ителә икән. Ул Сбербанк картасы номерын һәм арттагы өч санны әйтүен сораган. Югыйсә, «карта артына язылган өч санны беркемгә дә әйтмәгез» дип күпме язабыз, полиция хезмәткәрләре кисәтә, әмма әллә укымыйлар, ишетмиләр, әллә укып-ишетеп оныталар. Алга таба хатын телефонына килгән парольләрне дә әйткән. Аның 6 мең сум акча «отканлыгы» турында хәбәр иткәннәр, әмма 8 мең сум отар өчен үзең 2 мең сум күчерергә тиешсең икән. Нәтиҗәдә, картасыннан 19 мең 897 сумын урлаганнар. «Раиса» дип язылган СМС килгәч, зыян күрүче шикләнгән, дуслар исемлегендә бер үк исемле ике кеше булганын күргән. 
Кызганыч, бүгенге заманда без аралашудан туктадык. Күбесенчә интернетта хатлар язышабыз. Шунда ук, танышына шалтыратып, җентекләп сорашырга иде дә бит.  Аннары бушлай сырның тозакта булуы турында да беләбез, югыйсә... 

Соң аңлаган

37 яшьлек ир банктан кредит алырга теләп, 48 мең 931 сумын югалткан. Кредит алыр өчен, ул интернет аша  берничә банкка гариза җибәргән. Күпмедер вакыттан соң, аңа үзен Андрей Валерьевич дип таныштырган кеше шалтыратып, «РБМ ЮНИКС СТРОЙ» банкы акча бирергә әзер дип әйткән. 
Кредит турында килешүне өйгә килеп, курьер рәсмиләштерәчәк икән, әмма башта 3 мең 593, 46 сум комиссия түләргә кирәк. Бу эш бары менеджер тарафыннан һәм офиста эшләнергә тиеш. Шикләнеп, банк номерын табып, шалтыратасы урында, ир, терминалга барып, акчаны түләгән. Аннары аңа «банк куркынычсызлыгы хезмәткәре» Анастасия Мороза шалтыратып, 15 мең сум «страховка» түләтә. Ә картада кимендә 30 мең сум булырга тиеш икән. Ир бу акчаны үзенә әйткән карта номерына күчергән. Тагын бер «хезмәткәр» шалтыратып, картаның номеры дөрес түгеллеген, башка номерга салырга кирәклеген әйткән. Зыян күрүче бары шунда гына үзен алдаганнарын аңлаган, әмма соң булган.
Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев