Туган як

Түбән Камада җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны бәрдергәннәр

24 июньдә кич белән Төзүчеләр проспектындагы 14 нче йорт янында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Рено Логан» машинасын йөртүче 33 яшьлек ир-ат көйләнмәгән җәяүлеләр кичүеннән чыгып баручы 38 яшьлек хатын-кызны бәрдергән.

Нәтиҗәдә, зыян күрүченең балтыр сөйяге сынган. Хатынны хастаханәгә салганнар.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: