Борынга суккан өчен үтергән
Бызов урамындагы 10 нчы йорттагы квартирларның берсендә ике мәет табылган. Билгесез адәм 51 яшьлек ирне һәм 45 яшьлек хатынны пычак белән кадап үтергән.
Ир һәм хатын беркайда эшләмәгәннәр, салырга яратканнар. Күршеләре аларны һәм кунакларын соңгы мәртәбә Раштуа бәйрәмендә күргәннәр. Шул кичне кычкырган тавышлар да ишетелгән. Бишенче катта урнашкан квартир тәрәзәләре өч көн ачык торган. Өйдә шулай ук авыру әби дә яшәгән. Шикәр авыруы аркасында аның күзләре күрми, колаклары ишетми, ике аягын кискәннәр. Күршеләре, борчылып, участок инспекторын чакыртканнар. Квартирны ачып кергәч, өйдә канга баткан мәетләрне күргәннәр.
Җинаятьтә гаепләнүче тиз арада табылган. 38 яшьлек әлеге адәм «сәламәтлеккә авыр зыян китерү һәм үтерү» маддәсе буенча төрмәдә утырып чыккан. Түбән Кама тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Алексей Андрушкевич әйтүенчә, хәмер эчеп утырганда ирләр арасында тавыш чыккан. Хуҗа кеше кунагының борынына суккан, тегесе исә пычакка ябышкан һәм иргә берничә мәртәбә кадаган. Аннары хатынын да үтергән. Эшен тәмамлагач, үз хатыны белән чыгып киткән.
Гаепләнүчегә карата «Ике яки аннан күбрәк кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ул гаебен тулысынча таныган.
Әби исә хәзерге вакытта хастаханәдә. Ул улы белән ни булганын әлегә белми. Тиздән аны социаль яклау органнарына тапшырачаклар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 17:15Түбән Камада Чик сакчылары көнендә истәлекле митинг узачак Түбән Камада Россия Чик буе гаскәрләренең оешуына 104 ел тулу уңаеннан истәлекле митинг була.14400
-
27 май 2022 - 15:21«Тәмәкене кәнфиткә алыштырабыз» Түбән Камада «Тәмәкене кәнфиткә алыштырабыз» дип исемләнгән сәламәтләндерү акциясе узды.11300
-
27 май 2022 - 14:29Түбән Кама районында санкцияләнмәгән чүплек табылган Түбән Кама районының Ташлык авылы янында зур санкцияләнмәгән чүплек барлыкка килгән.12800
-
26 май 2022 - 08:54Балаларның “Туган як” лагеренда ял итү мизгелләре
-
19 май 2022 - 11:06"Кыңгыраулы мәктәп еллары..."
-
26 май 2022 - 08:24Профильле укыту заман таләбеме?Мәгариф системасы алдында яшь буынга, шәхес, җәмгыять, дәүләтнең мөһим перспектив ихтыяҗларына туры китереп, үтемле, аңлаешлы һәм сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү бурычы тора.17300
-
24 май 2022 - 19:03Мәктәп еллары сагынырлык булсын!Кыңгыраулы мәктәп еллары күңелдә кала торган иң шатлыклы һәм мәшәкатьсез мизгелләрнең берсе. Мәктәп кешегә беренче бик мөһим булган белемне генә түгел, беренче тормыш дәресләре дә бирә, дуслык һәм беренче мәхәббәт хисләре белән дә таныштыра. Мәктәп һәм андагы булган барлык шатлыклы һәм моңсу вакыйгалар артта кала, алда – әлегә таныш булмаган яңа тормыш көтә.32101
-
26 май 2022 - 16:20Химиклар көне уңаеннан СИБУР һәм Түбән Кама җитәкчеләре Николай Лемаев бюстына чәчәкләр салдылар26 майда Түбән Камада Химиклар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм чаралары Николай Лемаев бюстына чәчәкләр салу тантанасыннан башланды.28400
-
25 май 2022 - 11:43Рамил Муллин чыгарылыш сыйныф укучыларын Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котладыТүбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин чыгарылыш сыйныф укучыларын, укытучыларны һәм ата-аналарны Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады.25800
-
24 май 2022 - 11:41Игътибар! Корабельная урамында хәрәкәт чикләнгәнТүбән Камада Корабельная урамында Химиклар проспекты киселешеннән алып «Якорь” сәүдә үзәге кадәр ремонт эшләре башкарыла.44900
-
20 май 2022 - 11:20Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин эшкә велосипедта килгән Түбән Камада 20 май көнне “Эшкә велосипедта” акциясе бара. Шәһәр халкын бу көнне эшкә яки уку йортына велосипедта барырга чакыралар.68600
-
19 май 2022 - 09:26“Яр Чаллы – Түбән Кама – Иштирәк” автомобиль юлы буенча хәрәкәт ярты елга диярлек ябылган Татарстанның Тукай районында автомобиль юлы участогын ябылган.55800
-
24 май 2022 - 11:41Игътибар! Корабельная урамында хәрәкәт чикләнгән Түбән Камада Корабельная урамында Химиклар проспекты киселешеннән алып «Якорь” сәүдә үзәге кадәр ремонт эшләре башкарыла.44900
-
19 май 2022 - 10:53Төнлә Түбән Камада юл-транспорт hәлакәте булган Авария булган урыннан фото социаль челтәрләрдә урнаштырылган.43700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" Редакция газеты "Туган як"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ПИ № ТУ16-01690 от 10.10.2019
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Имамов Фарит Файзетдинович
Адрес редакции: РТ, город Нижнекамск , Проспект Химиков, 64а
Телефон редакции: 43-17-57
Адрес для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика