Туган як

Үзенә кирәккәнгә сатып алган

Хокук сакчылары наркотиклар саклаучы кешене тапканнар.

41 яшьлек ирне ЮХИДИ хезмәткәрләре Солнечная урамында кулга алганнар. Хокук сакчылары белдерүенчә, ир, аларны күргәч тә, тынычсызлана башлавы белән игътибарларын җәлеп иткән.
Аны тентегәннәр һәм төргәккә салынган матдә тапканнар. Экспертиза порошокның синтетик наркотик икәнен ачыклаган. Тоткар-ланган түбәнкамалы үз гаебен тулысынча таныган һәм наркотикны үзе өчен сатып алганын аңлаткан. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: