Туган як

Законнан качып котыла алмаган

Түбән Камада тикшерүчеләрдән 13 ел буе качып йөргән җинаятьчене кулга алганнар. 2000нче еллар башында ир «Түбән Кама Нефтехим»да танышларым бар дип эшмәкәрләргә товар тәкъдим иткән. Ялган фирмалар исеменнән ул алар белән сату-алу килешүләре төзеп, алдан ук зур суммада акча алып, сатып алучылардан качкан. Шул рәвешчә миллионарча сум «эшләгән». Ул берничә...

Түбән Камада тикшерүчеләрдән 13 ел буе качып йөргән җинаятьчене кулга алганнар.
2000нче еллар башында ир «Түбән Кама Нефтехим»да танышларым бар дип эшмәкәрләргә товар тәкъдим иткән. Ялган фирмалар исеменнән ул алар белән сату-алу килешүләре төзеп, алдан ук зур суммада акча алып, сатып алучылардан качкан. Шул рәвешчә миллионарча сум «эшләгән». Ул берничә эшмәкәрне алдап, озык вакыт полициядән качып яткан. 13 февральдә җинаятьчене Чебоксар шәһәрендә кулга алганнар. Бу көннәрдә Түбән Кама суды карары буенча ул сак астына алынган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: