Туган як

Үз өендә «кунак иткән»

Түбән Кама хокук сакчылары наркопритон эшен туктатты.

43 яшьлек ир үз фатирында наркотик кабул итү урыны оештырган. Әлеге притон хуҗасын полиция хезмәткәрләре тоткарлаганнар. Фатирында исә камыр әйберләре пешергәндә кулланыла торган мәктән буш каплар, файдаланылган шприцлар, мамык тампоннар, ацетон шешәләре табылган. Бу урынга килүчеләр административ җаваплылыкка тар-тылган. Хуҗа кешегә карата җинаять эше ачылган. Мондый очраклар турында 8(8555)49-25-01, кесә телефоныннан 102, 291-20-02 номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: