Туган як

Юлларда сак булыгыз!

Татарстанның Түбән Кама районында, трассада биш автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә, ике бала һәм бер өлкән кеше Әлмәт үзәк район хастаханәсенә озатылган, диелә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИИ пропаганда бүлегеннән алынган хәбәрдә. Якынча мәгълүматларга караганда, Volkswagen Jetta автомобиленең 40 яшьлек йөртүчесе Казан ягыннан Әлмәт юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, юл-метеорологик шартларын исәпкә...

Татарстанның Түбән Кама районында, трассада биш автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә, ике бала һәм бер өлкән кеше Әлмәт үзәк район хастаханәсенә озатылган, диелә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИИ пропаганда бүлегеннән алынган хәбәрдә.

 
Якынча мәгълүматларга караганда, Volkswagen Jetta автомобиленең 40 яшьлек йөртүчесе Казан ягыннан Әлмәт юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, юл-метеорологик шартларын исәпкә алмыйча тизлеген арттырган һәм каршы як полосага чыгып 41 яшьлек ир-ат идарәсендәге «ВАЗ-2114» автомобиле белән бәрелешкән.
 
Аннары Volkswagen Jetta җиңел машина артыннан килүче Chevrolet Lanos һәм Škoda Octavia автомобильләре белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң Volkswagen юл кырыена чыккан һәм туктаган. Шул вакытта Škoda артыннан килгән Opel Astra автомобиле Volkswagen Jetta ны бәрдергән.
 
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Volkswagen автомобиленең 5 яшьлек пассажиры, шулай ук «ВАЗ»автомобиленең 38 яшьлек һәм 6 яшьлек пассажирлары район хастаханәсенә озатылган. Республика ЮХИДИИ пропаганда бүлеге һәлакәт вакытында балаларның махсус җайланмада утыруларын искәртә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: