Туган як

Узган төндә биш катлы йортта янгын чыгу аркасында 10 кеше эвакуацияләнгән

Узган төндә Гагарин урамында 4 нче йортның беренче катындагы квартирада янгын чыккан.

Коткаручылар килгәнче бинадан 10 кеше эвакуацияләнгән. Алар арасында балалар булмаган.

Янгынның гомуми мәйданы 9 кв. м тәшкил иткән.

Башлангыч фаразлар буенча, янгын электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан.

Бу хакта Түбән Кама районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: