Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Түбәнкамалы, ялган менеджерга ышанып, модульле йортсыз һәм акчасыз калган

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Түбән Камада модульле йортны сатканда эре мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе тикшерүчеләре ачыклаганча, 49 яшьлек җирле хатын-кыз онлайн-игъланнар мәйданчыгы аша эш иткән ялган менеджерларга 250 мең сумнан артык акча күчергән.

Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, җинаятьчеләр 2025 елның маеннан июленә кадәр алдауның катлаулы схемасын булдырган. Алар хатын-кызга бытовка һәм аның өчен мәйданчык сатып алырга тәкъдим иткәннәр, ялган документлар күрсәткәннәр һәм сөйләшүләрне ышандырырлык итеп алып барганнар.

«Товарны карау мөмкин түгел, чөнки ул Алабугада «режимлы объектта» урнашкан, ә «менеджер» үзе Мәскәүдә яши», дип аңлата җинаятьчеләр.

Акча алганнан соң «сатучылар» белән элемтәләр өзелә. Зыян күрүче, үзенең алдау корбаны булуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев