Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Түбәнкамалы, ялган брокерга ышанып, 5 миллион сум акчасын югалткан

Өстәмә акча эшләү тәкъдимен ул Интернетта таба.

Түбән Камада яшәүче 51 яшьлек хатын-кыз телефон мошенникларының чираттагы корбаны була һәм 5 миллион сум акчасын югалта.

Хатын-кыз брокерлык мәйданчыгында инвестицияләр белән шөгыльләнәм дип уйлаган. Өстәмә акча эшләү тәкъдимен ул Интернетта таба.

Ялган брокер җитәкчелегендә хатын инвестиция мәйданчыгында бер айдан артык «сату итә». Бу вакыт эчендә ул счетларга 5 миллион сумнан артык акча күчерә. Акчаның бер өлешен түбәнкамалы — кредитка, бер өлешен танышларыннан ала.

Акчаларын алырга теләгән хатын-кызга счетларының ябылуын һәм ачу өчен страховка түләргә кирәклекне әйтәләр. Ялган брокер белән элемтәгә ул башка керә алмый. Бары тик шуннан соң гына ул полициягә мөрәҗәгать итә.

РФ ҖК 159 маддәсенең дүртенче өлеше буенча җинаять эше кузгатылган (мошенниклык), дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев