Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Полиция хәбәр итә

Түбән Камада яшь пассажирларның иминлеге буенча рейд узды

Тикшерү нәтиҗәләре буенча балигъ булмаганнарны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 7 административ беркетмә төзелде.

«Бала — төп пассажир!» республика акциясе кысаларында Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре профилактик рейд уздырды, балалар утырган егермегә якын автомобильне тикшерде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча балигъ булмаганнарны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 7 административ беркетмә төзелде.

ДАИ хезмәткәрләре һәм «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» белгечләре машина йөртүчеләр белән аңлату әңгәмәләре үткәрделәр, кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклеген искәрттеләр. Яшь пассажирларга тематик бүләкләр — китаплар, буяулар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча уеннар тапшырылды.

Белгечләр ата-аналарны балалар куркынычсызлыгында экономияләмәскә, балаларны тотып тору җайланмаларын кулланырга һәм балигъ булмаганнарны йөртү кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Профилактик рейдлар җәйге чорда Татарстанның барлык районнарында да дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 3 мең сум күләмендә административ штраф каралган. Әмма иң мөһиме — яшь пассажирларның гомерен саклап калу һәм куркынычсызлык.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев