Туган як

Түбән Камада юл һәлакәтендә ана белән бала үлгән

Ир-ат, бала белән ана утырган җиңел автомобиль йөк машинасына бәрелгән.

Юл һәлакәте Түбән Камада сәнәгать юлында булган. Авария нәтиҗәсендә машинадагы хатын-кыз һәм аның баласы үлгән. Бу турыда Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итте. Автомобиль йөртүче ирне хастаханәгә алып китәләр, хәзерге вакытта ул реанимациядә.

Йөк машинасы йөртүчесе исән.  Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.

Фото https://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: