Туган як

Түбән Камада яшь велосипедчы автомобиль көпчәге астына эләккән

19 июль көнне кич белән Вокзал урамындагы 2А йорт янында юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу хакта ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, “Toyota Camry” чит ил машинасын йөртүчесе 39 яшьлек ир-ат велосипедта барган 12 яшьлек малайны бәрдергән.

Нәтиҗәдә баланың корсагы җәрәхәтләнгән. Аны хастаханәгә илткәннәр.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: