Туган як

Түбән Камада ут төртү аркасында парковкалардагы машиналар яна язган

Кичә, Түбән Камада билгесез зат аркасында Сөембикә урамындагы 34 нче йорт янында янгын чыккан.

Видеокүзәтү камерасындагы язмада ир-ат чүп-чар баклары янкормасына керә. Шуннан соң анда ут яна башлый.

Янгын парковкадагы автомобильләргә якын урында булган. Бәхеткә, узып баручылар янгынны вакытында күреп алган, машиналар зыян күрмәгән.

Автомобиль хуҗалары, тизрәк урамга чыгып, машиналарын башка урынга күчергән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: