Туган як

Соболеково трассасында массакүләм авария булган

Бу хакта социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итә.

Сишәмбе иртән Түбән Каманың Соболеково трассасында массакүләм юл-транспорт һәлакәте булган. Машиналарның берсе бүлү полосасына чыгып очкан, ә биш автомобиль бәрелешкән.

Шаһитлар әйтүенчә, юл-транспорт һәлакәте аркасында зур бөкеләр барлыкка килгән. Зыян күрүчеләр турында әлегә билгеле түгел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: