Туган як

Түбән Камада рейд вакытында 4 электр самокатында хәрәкәт итүче штрафка тартылган

21 июльдә ЮХИДИ хезмәткәрләре электр самокатында йөрүчеләрне тикшергән. Рейд вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 4 кешегә административ беркетмәләр төзелгән.

Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

ЮХИДИ барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Бу сезон эчендә Түбән Камада барлыгы 47 самокатчы штрафка тартылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: