Туган як

Түбән Камада билгесез югалган ир-атны эзләү дәвам итә

Түбән Камада 33 яшьлек Антон Баровны эзлиләр.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ир 17 июнь көнне өеннән чыгып киткән һәм хәзерге көнгә кадәр аның урыны билгесез.

Антон хаки төсендәге капюшонлы толстовка, шорты һәм кара сандалияләр кигән.

Югалган ир турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны 112, 8 (917)-934-97-90  яки 8 (917)-299-65-23 (әнисе) телефоннары аша хәбәр итүләре сорала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: