Туган як

Түбән Камада берничә сәгать эчендә дистәләгән машина йөртүчегә штраф салынган

21 июль көнне Түбән Камада «Тоннель» оператив-профилактик чарасы үткәрелгән.

Бу хакта шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Махсус чара барышында дистәләгән административ хокук бозу очраклары ачыкланган:

исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итү;

махсус прибор ярдәмендә медицина тикшерүе үтүдән баш тарту;

машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш янә руль артына утыру;

балаларны махсус утыргычлардан башка йөртү.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: