Туган як

Түбән Камада 84 яшьлек әбине бәрдергәннәр

Кичә, 19 июнь көнне, көндезге сәгать өчләр тирәсендә Тынычлык проспектындагы 43 нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган.

Бу хакта Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башлангыч фаразлар буенча, «Киа Соренто» җиңел машинасы белән идарә итүче 35 яшьлек ир-ат тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан 84 яшьлек әбине бәрдергән.

Нәтиҗәдә, зыян күрүченең аяк балтыры имгәнгән.

Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: