Туган як

Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре юлда машинасы ватылган иргә ярдәм иткән

Рота командиры урынбасары Альберт Килдеяров һәм юл-патруль хезмәте инспекторы Иван Басорин Ильинка янындагы юлда “Опель” машинасының торуына игътибар иткән.

Алар машина янына барып, йөртүчесеннән туктау сәбәбе турында сораган. Ир машинаның ватылуын әйткән. Инспекторлар “Опель”не кабызып җибәрергә булышканнар.

Юлда авырлык туган чакта, патруль экипажына мөрәҗәгать итә аласыз яки 8(555)49-24-90 номеры белән дежур частька шалтыратырга мөмкин.

Фото:  ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: