Туган як

Түбән Кама прокуратурасы полиция белән берлектә "Гаилә" паркында бала химик пешү алган факт буенча тикшерү үткәрә

"Гаилә" шәһәр паркында 2 яшьлек малай билгесез матдә белән булган күлдәвеккә егылган һәм химик пешү алган.

Әлеге факт буенча Түбән Кама прокуратурасы полиция белән берлектә тикшерү үткәрә.

Күлдәвектән алынган үрнәкләр лабораториягә җибәрелгән. Бу хәлнең шартлары ачыклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: