Туган як

Түбән Кама пекарнясында администраторның телефонын урлаганнар

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җинаят 14 май көнне иртәнге 10.00 да Сөембикә урамындагы пекарняда булган. Администратор өстәл өстендә кәрәзле телефонын калдырган. 52 яшьлек ир аны күреп алган hәм урлаган.

Бәхеткә каршы полицейскийлар каракны тиз арада тапкан һәм тоткарлаган. Аңа «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: