Туган як

Түбән Кама егете, электрошокер белән янап, балаларын үтерергә вәгъдә иткән

Түбән Камада бер ир, электрошокер белән янап, балаларын үтерергә вәгъдә иткән. Аларның берсе балигъ булмаган.

Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

2021 елның июнендә ир шундый ук җинаять өчен хөкем ителгән булган.

Түбән Кама егете РФ Җинаять кодексының 119 маддәсе буенча (“үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү куркынычы булганда") гаепле дип табылган. Аңа бер елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: