Туган як

Табылган

Түбән Камада «Дубки» ял базасы янындагы сулыкта мәет табылган.

Ачыкланганча, 10 көн элек юкка чыккан 44 яшьлек ир дусты белән Кама елгасына киткән. Әмма дусты үзе генә кайтып кергән, ә иптәшен Изге Чишмә янындарак булган урында көймәдән егылып төшеп, баткан, дип сөйләгән. Шаһитлар әйтүенчә, әлеге ике ир башта «Дубки» янындагы ярда, аннары көймәгә утырып, киткәч тә бәхәсләшкән. Икесе дә исерек булган. Тикшерү бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: