Туган як

Полиция хәбәр итә

17 меңен - жуликларга Инде күпме кисәтүгә карамастан, беркатлы түбән-камалыларны һаман да шул бер сценарий буенча алдап талыйлар. Бу юлы мошенниклар кармагына Түбән Камада яшәүче 60 яшьлек хатын капкан. Иртәнге сәгать уннар тирә-сенә бу хатынның кесә телефоны шалтырый. Трубканы алуга тавышы аның улыныкына охшаган ир-ат, янәсе, үзенең бер егет белән...

17 меңен - жуликларга
Инде күпме кисәтүгә карамастан, беркатлы түбән-камалыларны һаман да шул бер сценарий буенча алдап талыйлар. Бу юлы мошенниклар кармагына Түбән Камада яшәүче 60 яшьлек хатын капкан.
Иртәнге сәгать уннар тирә-сенә бу хатынның кесә телефоны шалтырый. Трубканы алуга тавышы аның улыныкына охшаган ир-ат, янәсе, үзенең бер егет белән сугышканын, тегесенең егылып бордюрга башы бәрелгәнен һәм дәваханәдә ятуын әйтә. Алга таба инде гадәткә кергән схема буенча хатынның колагына «токмач эләләр». Имештер, «улы» трубканы тикшерүчегә бирә, һәм тегесе хәлне аңлата. Янәсе, ул хәзер полициядә, ә зыян күрүчегә дәвалану өчен 200 мең сум акча кирәк булачак. Хатын шул кадәр сумманы түләсә, ике як үзара килешергә мөмкин, дип аңлата үзен «тикшерүче полиция майоры» дип таныштырган бәндә. Хатын «ул кадәр акчам юк» дигәч, «тикшерүче» күпме акчасы булуы белән кызыксына. 15 мең сум, дигән җавап алгач, тикшерүче анысына да ризалаша. Бу вакытта сөйләшүне өзмичә, хатын белән гел элемтәдә торалар. Беркатлы бу ханым «Родник» сәүдә үзәгенә чыгып, теге ир әйткән телефон номерына 15 мең сум акча сала. Әле бу кадәр сумманы түләгән өчен, комиссия алына дип, тагын икенче телефон номерына да 2 мең сум акча салдыргач, элемтәне өзәләр.
Бары тик шуннан соң гына бу хатынның улына шалтыратырга башы җитә. Билгеле инде, улы өйдә була һәм беркем белән дә сугышмаганын әйтә. Хатын бары тик шуннан соң гына полициягә хәбәр итә.
Алдартаз хәйләсе
Түбән Камада бер ир-ат бер сәгать эчендә ике мәртәбә алдартазлык гамәле кылырга җитешкән.
16 декабрьдә 15.40 сәгатьтә Сөембикә урамындагы «Vianor» кибетенә кереп, ул 100 сумлык купюраларны (барлыгы 10 мең сумлык) 1000 сумлык купюраларга эреләтеп бирүләрен сораган. Сатучы хатын-кыз аның акчасын санаган һәм 100 сум җитмәвен әйткән. Теге ир-ат аның кулыннан акчаны алып, кабат үзе санап караган һәм тагын 100 сум өстәп, сатучыга сузган. Шуннан соң сатучы аңа меңлекләр белән 10 000 сум тоттырган...
Ул чыгып киткәч кенә, сатучы акчаны кабат санаган һәм 4100 сум җитмәгәнен ачыклаган. Тиз генә урамга йөгереп чыкса да, хәйләкәр алдартаздан җилләр искән булган инде. Кассада эре акча булмаганлыктан, әлеге хәйләкәр ирнең 10мең сумын эреләтү өчен сатучы үз акчасын биргән булган.
Шул ук көнне 16.30 сәгатьтә полициянең дежур бүлегенә тагын бер алдартазлык очрагы хакында хәбәр иткәннәр. Анысында инде зыян күрүче - Тынычлык урамында урнашкан «Казначей» микрофинанслау оешмасы вәкиле. Мошенник бер үк схема буенча эш иткән. Оешмага килгән зыян - 4500 сум.
Полиция хезмәткәрләре бу ике очракның да бер үк ир-ат тарафыннан кылынганын ачыклаганнар. «Мошенниклык» статьясы буенча «эш» кузгатылган.
Сумка урлаган
12 декабрьдә Гагарин урамындагы «Эссен» кибетендә бер хатынның сумкасын урлаганнар.
Карак ир-атны видеокамера үз хәтерендә калдырган. Килгән зыян суммасы - 6500 сумлык. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган.
Сагыз һәм шоколад...
15 декабрьдә берәү Корабельная урамындагы «Магнит»тан ике төргәк шоколад һәм 3 төргәк сагыз урлаган. Кибеткә 1700 сумлык зыян китергән каракны кибеттәге видеокүзәткеч камерасы төшереп алган.
Карак хатын
20 декабрьдә Тыныч-лык урамындагы «Спорт-мастер»да бер «гүзәл зат» пуловер белән чалбар чәлдергән.
Кәкре куллы хатынның бу кара гамәле кибеткә 3000 сумлык зыян китергән. Әмма ул җиңел генә котылып кала алмас, чөнки кибеттәге видеокүзәтү камерасы аның урлашу мизгелләрен үз хәтерендә калдырган. Ул хатын-кызны эзлиләр.
Бу очракларның кайсысы буенча булса да нәрсә дә белүчеләрнең һәм яман гамәл кылучыларны ачыкларга булышырдай мәгълүматка ия булган кешеләрнең 8-917-870-83-77 номеры белән, полициягә шалтыратулары сорала. Анонимлык гарантияләнә, бүләк вәгъдә ителә.
Таксистны буып...
Таксистка юлбасарларча һөҗүм иткән өч адәм тотылган. Тикшерү ачыклаганча, 29 ноябрьдә ул таксист диспетчердан үзенә кергән заказ буенча, Яр Чаллыдагы күрсәтелгән йорт янына барып туктаган. Машинага өч ир-ат чыгып утырган. Алар үзләрен Чистайга кадәр илтергә кушканнар. Таксист белән сөйләшеп, юл өчен акчаны Чистайга барып җиткәч түләргә булганнар...
Безнең райондагы Нариман авылына җитәргә берничә чакрым кала, болар машинаны туктатырга кушканнар. Араларыннан берсе машинадан төшкән. Шулчак таксист артында утырганы машина йөртүченең муенына бау салып, аны буарга тотынган. Таксист ычкынып китеп, машинадан төшеп йөгергән. Әмма теге ирләр аны куып җитеп, кыйнаганнар һәм кесә телефонын (1200 сумлык), акча янчыгын талап алганнар. Шулай да таксист үзенең явыз пассажирларыннан ычкына алган. Бәхетенә, якында гына автозаправка станциясе булган. Ул шуңа таба йөгергән. Барып җитеп, полициягә хәбәр иткән. Берничә минуттан полиция хезмәткәрләре килеп җитеп, тегеләрне җинаять урынында ук кулга алганнар.
Яр Чаллыда яшәүче берсе - 1988, икесе 1989 елгы бу «өчлек»нең элегрәк власть вәкиленә карата көч кулланган («Применение насилия в отношении представителя власти), шулай ук, акча таптырган, урлашкан, көчләгән, хәйлә юлы белән чит кеше милкенә ия булган һ.б. өчен хөкем каршына басканнары булган инде. Бу соңгы җинаять очрагы буенча аларга карата «эш» кузгатылды.
Вагонны - металлга
27 ноябрьдә, 30 яшьлек түбәнкамалы БСИдагы предприятиеләрнең берсеннән вагон урлап китә, бу гамәле белән 208 мең сумлык зыян сала.
Алдан ук төягеч машина йөртүчесе белән сөйләшеп (аңа вагонның янәсе, үзенеке булуын әйткән), металл тапшыру пунктына илткәннәр. Тик кулына акча ала алмый калган, полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Әлеге ир-атка карата җинаять эше ачылды.
Машина табылган
25 ноябрдә Вахитов урамындагы 27б йорт яныннан юкка чыккан «ВАЗ-2109»ны Түбән Каманың җинаятьләрне ачу бүлеге хезмәткәрләре Мамадыштан тапканнар.
Йорт каршында калдырылган ул машинаны урлап китүләре турында «Туган як»ның 8 декабрь санында хәбәр иткән идек инде. Мамадыштагы су чистарткыч станция тирәсендә табылган «ВАЗ-2109»га бернинди зыян да салмаганнар, ул төзек хәлдә булган. Ә шулай да чит кеше машинасын алып китүгә катнашы булган адәмнәргә закон каршында җавап бирергә туры киләчәк. Бу очрак буенча Россия җинаятьләр кодексы нигезендә «эш» кузгатылды. Хәзерге вакытта безнең полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятькә катнашы булган адәмнәрне ачыклау буенча эзләү-тикшерү белән шөгыльләнәләр.
Булат НӘБИУЛЛИН,
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: