Туган як

Полиция хәбәр итә

Акча кирәк булган Билгесез адәм «Айкон» сәүдә үзәгендә урнашкан «Экспресс-деньги» микрофинанслау үзәге офисын талаган. 8 гыйнварда 18.30 сәгатьтә кассирга пычак белән янап, угры 27 мең сум алып качкан. Җинаятьчене видеокүзәтү камерасы төшергән. Хәзерге вакытта талаучыны эзләү бара. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрнең 8 (987)...

Акча кирәк булган
Билгесез адәм «Айкон» сәүдә үзәгендә урнашкан «Экспресс-деньги» микрофинанслау үзәге офисын талаган.
8 гыйнварда 18.30 сәгатьтә кассирга пычак белән янап, угры 27 мең сум алып качкан. Җинаятьчене видеокүзәтү камерасы төшергән. Хәзерге вакытта талаучыны эзләү бара. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрнең 8 (987) 222-71-88 номерына шалтыратуларын сорыйлар.
 
Табылган
Түбән Камада 44 яшьлек Эдуард Нигъмәтҗанов мәете табылган.
Ир 7 гыйнварда югалган. Ул өйдән өстенә пуховик, аягына «сланцы» киеп чыгып киткән. Үле гәүдәсен Корабельная роща янындагы бакчачылык ширкәтендә бер балыкчы тапкан. Тикшерү бара.
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: