Туган як

Низаг аркасында

Яр Чаллыда түбәнкамалыны кыйнаганнар.

«Челнинские известия» газетасы хәбәр итүенчә, хәл тулай торакларның берсендә булган. 57 яшьлек шәһәрдәшебез белән аның 28 яшьлек күршесе арасында низаг чыгып, сугышуга барып җиткән. Чаллы кешесе йодрык белән «биргәч», түбәнкамалы диварга бәрелеп, аңын югалткан.
Зыян күрүче баш сөяге-ми җәрәхәте белән реанимациядә ята. Хулиганны исә кулга алганнар. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Фото:https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: