Туган як

Үлем белән сәүдә иткән

Түбән Кама хокук сакчылары Пермь өлкәсеннән килгән кешедән 87 дозалык наркотик матдә тапкан.

Полиция хезмәткәрләре тикшерү эше алып барган вакытта Вахитов урамындагы йортларның берсе ишегалдында бер егет кулга алынган. Тентегәч, аңарда порошок салынган биш «доза» табылган, соңрак яшергән урыннардан калган 82 төргәкне чыгарганнар. Тикшерү порошокның мефедрон булганын күрсәткән. 17 яшьлек гаепләнүче әйтүенчә, наркотикларны сатып, акча эшләргә уйлаган булган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: