Туган як

Күршеләре коткарган

Иске Чишмә авылында чыккан янгында йорт янган.

Хәл төнлә булган. Янгын сигнализациясен ишеткән кешеләр йортка кереп, хуҗаларын – 65 яшьлек ирне һәм 51 яшьлек хатынны уятып, тәрәзә аша чыгарганнар. Чиләкләр белән килеп җиткән авылдашлар ялкынга каршы берни эшли алмаган. Ике янгын сүндерү машинасы да йортны саклап кала алмаган: өйдән күмерләр генә калган. Шаһитлар әйтүенчә, йорт хуҗасына моңа кадәр янаганнар икән, шуңа күрә бинаны яндырган булулары да бик мөмкин.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: