Туган як

Күреп өлгермәгән

Менделеев урамындагы 32 нче йорт каршында җиңел машина трамвайга бәрелгән.

Бу вакытта «Лада Калина» рулендә 77 яшьлек ир булган. Мурадьян урамыннан барганда, ул борылырга теләгән. Трамвайны күреп алгач, тормозга басарга өлгермәгән. Нәтиҗәдә, машинаның капоты һәм уң ягы зыян күргән. Салонда хатыны да булган. Аның кабыргалары җәрәхәтләнгән, әмма сәламәтлегенә зур зыян килмәгән.  
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: