Туган як

Ике миллионлык хәйлә...

Шушы елның сентябрь-ноябрь айларында 1956 елгы түбәнкамалыдан, хәйлә юлы белән, алдартазлар 1 миллион 965 мең сум акча «суырганнар». Шул хакта ул 13 ноябрьдә эчке эшләр идарәсенә хәбәр иткән. Зыян күргән бу ирнең үзе әйтүенчә, бакчасында чакта кесә телефоны шалтырый. Билгесез номер белән шалтыратучы хатын-кыз үзен тикшерүче дип таныштыра. Ул хатын...

Шушы елның сентябрь-ноябрь айларында 1956 елгы түбәнкамалыдан, хәйлә юлы белән, алдартазлар 1 миллион 965 мең сум акча «суырганнар». Шул хакта ул 13 ноябрьдә эчке эшләр идарәсенә хәбәр иткән.
Зыян күргән бу ирнең үзе әйтүенчә, бакчасында чакта кесә телефоны шалтырый. Билгесез номер белән шалтыратучы хатын-кыз үзен тикшерүче дип таныштыра. Ул хатын бу иргә элек сатып алган 580 мең сумлык сыйфатсыз дару өчен компенсация тиешлеген җиткерә. Чыннан да, бу түбәнкамалы 2015 һәм 2016 елларда крем, мазь, массаж аппараты кайтарта. Ул хактагы белдерүләрне телевизор каналларындагы рекламадан күреп, шундагы телефон номерлары белән сатучыларга шалтырата һәм тегеләре дәва препаратлары җибәрәләр. Сентябрьдә бу иргә үзен «Москва» банкы финансисты дип таныштырган ир-ат шалтырата һәм тиешле компенсациянең соңрак биреләчәген хәбәр итә. Бераздан исә тикшерүче хатын шалтырата да, банк-тагыларны компенсация түләргә ризалаштырганын сөйли. Икенче көнне, чыннан да, «Москва» банкы финансисты акча күчерү өчен страховка түләргә тиешлеген әйтеп шалтырата. 22 сентябрьдә Спортивная урамындагы банкка барып, бер дә белмәгән кешеләргә, бу ир - 29 мең сум, ә икенче көнне шул ук банкта тагын 116 мең сум акчасын күчерә.
Финансист акчаны «Сбербанк»ның Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы бүлегенә, картага кү-чәчәген хәбәр итә. Картаны банктан алу өчен, башта әле аңа 4000000 сум салырга кирәк, янәсе. Зыян күрүче үзенең андый акчасы юклыгын әйткәч, документларны рәсмиләштерү өчен, финансист 290 мең сум күчереп торырга куша. Соңыннан ул акчаның кире үзенә кайтачагын ишеткән ир, 26 сентябрьдә Спортивная урамындагы «Сбербанк»ка барып, шул сумманы җибәрә. Шуннан соң, тегеләр моңа кабат шалтыраталар һәм картага 580 мең сумны ике мәртәбә күчергәннәрен, әмма аның бер өлеше бюджет акчасы булганлыктан, кире кайтарырга кирәклеген аңлаталар.
28 сентябрьдә, тәмам башы әйләнеп беткән ир Актүбә урамындагы «Ак барс Банк» бүлегенә барып, бер-бер артлы, 500 мең һәм 80 мең сум акчасын теге билгесез кешеләргә күчертә.
Әмма нәфесләренең чиге булмаган алдартазлар кабат шалтыратып, өстәмә документларны рәсмиләштерү һәм компенсация суммасын тулысынча бу иргә җибәрү өчен, тагын акча сорыйлар. Шәхси счетында калган 140 мең сумын ала да, 7 октябрьдә «Сбербанк» аша шул билгесез кешегә 150 мең итеп җибәрә. Ул акча җит-мәгәч, банктан 400 мең сумга кредит алып, анысын да күчерә.
Бар булган акчасын, җитмәсә әле, банктан бурычка алып та, бу ир тегеләргә күчереп бетергәч, үзенә даими рәвештә шалтыраткан «Москва» банкы финансисты белән хәбәрләшергә тели, әмма телефон номерын кат-кат җыйса да, җавап булмый. Чөнки алдартазларның ул телефоны инде өзеп куелган була. Бары шуннан соң гына, 1956 елгы алданган ир полициягә мөрәҗәгать итә.
Газета, телевидение тапшырулары аша (ә участок полицейскийлары өйдән-өйгә йөреп) мошенниклар тозагына эләгүдән сакланырга кирәклеге әледән-әле аңлатыла. Әмма, ни кызганыч, җиңел акча вәгъдә итүчеләргә ышанып, соңгы тиененнән дә колак кагу очраклары кимеми.
Булат НӘБИУЛЛИН,
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе хезмәткәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: