Туган як

Гаепләнүче түгел, шаһит икән

8 нче каттан 16 яшьлек студент кызның егылып төшүе турында хәбәр, түбәнкамалыларны тетрәткән иде.

Аның үлемендә ике ир гаепләнде. 2018 елның сен­тябрь аенда алар кызны фатирларына чакырганнар. Соңрак мәетен шул йорт янында тапканнар. Фаразларныж берсе буенча, ул көчләүдән котылырга теләп, тәрәзәдән сикергән. Дәүләт гаепләүчесе башта бу фараз яклы булса, соңрак аннан баш тарткан. Ә суд эскәмиясендә утырган ике ирнең берсен, гаепләүләрдән азат итеп, шаһит буларак чакырганнар. Нәтиҗәдә, хөкем ителүче икенче ирне гаепләп, алты елга колониягә озатканнар. Фото ntr-24.ru сайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: