Туган як

Егылып төшкәнме?

Кичке сәгать тугызынчы яртыларда Вахитов урамындагы 45 нче йорт янында ир мәете табылган.

Эчке эшләр идарәсе хәбәр иткәнчә 34 яшьлек түбәнкамалы тугызынчы каттан егылып төшкән. Соңыннан ачыкланганча, бу аның йорты түгел икән. Ир бирегә танышы янына еш килеп йөргән, кунып та калгалаган. Ул кичне алар бергә телевизор караганнар, аннары танышы йоклап киткән. Шулай ук вафат булган ирнең хәмер белән мавыгуы да ачыкланган. Фаразларның берсе буенча, ул үз-үзенә кул салган. Тикшерү комитеты хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, моңа кадәр дә бу ир белән мондый хәл күзәтелгән булган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: