Туган як

Буш пулялы булса да – пистолет

“Олимп” сәүдә үзәгендә пистолет белән янаган ирне кулга алганнар.

Бу хакта НТР 24 телеканалы хәбәрчесенә шаһитлар сөйләгән. Вакыйга бинаның алтынчы катындагы кафеларның берсендә булган. Өстәл артында утырган ике ир арасында бәхәс чыккач, шуларның берсе – 27 яшьлек адәм пистолет чыгарып, кафе хезмәткәрләренә төбәгән. Ул катта балалар өчен уен бүлмәләре урнашкан, шуңа күрә моны сабыйлар да күргән.

Хулиганны сакчылар тотып алып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Пистолеттагы  пулялар ядрәсез булып чыккан. Җинаятьчегә карата эш кузгатылган.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: