Туган як

Билгесез зат алты мең сумлык самокат урлаган

Түбән Камада самокат урлаучыны эзлиләр.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

13 июль көнне «Сити Молл» сәүдә үзәгендә алты мең сумлык самокатны урлаганнар. Видеокамерадагы язмадан күренгәнчә, бер ир-ат самокатны билгесез юнәлештә алып киткән. Хәзер аны полиция эзли.

Ир-ат турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган гражданнарны полиция хезмәткәрләре 8 (8555) 49-25-01, 112 яки 8 (987) 207-80-53 телефоннарына хәбәр итүне сорый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: