Туган як

Бер атнада – ике мәет

Түбән Камада хатын-кыз мәете табылган.

Аңа якшәмбе көнне иртән тап булганнар. Билгеле булганча, гәүдәсе Тынычлык урамындагы 61 б йорты янындагы хәмер кибете янында яткан. Кайбер мәгълүматлар буенча, тәнендә күп санлы чәнчү эзләре бар. 
Кама Аланы бистәсе янында исә берничә көн элек югалган 53 яшьлек ирне тапканнар. Ул танышы белән тимер эзләргә киткән булган. Ирләр бүленеп, тимерне су эченә кереп эзләгәннәр. Әмма югалган ир билгеләнгән вакытка сөйләшенгән урынга килмәгән. Аны Түбән Кама полиция хезмәткәрләре һәм коткаручылары, Яр Чаллы водолазлары эзләгәннәр. Мәетне Кама елгасы ярыннан 20 метр ераклыкта тапканнар. Тикшерү бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: