Туган як

Белүчеләр булса

«БАРС-3» сәүдә үзәгеннән кыйммәтле әйберләр урлаганнар.

Биредә төзелүче яңа кинотеатрдан санлы кинопроектор өчен лампалар һәм аудиоконвертер алып чыкканнар. Бинадагы видеокамералар язмаларыннан күренгәнчә, кичен ике ир өске катка менеп, тартмалар тотып төшәләр. Барлыгы 217 мең сумлык зыян салынган. «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу хакта ни дә булса белүчеләрне 8-927-464-58-77 яки 02 номеры буенча шалтыратуларын сорыйлар. Анонимлык гарантияләнә.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: