Туган як

Балаларны бәрдерәләр

Шәһәрнең Вахитов урамындагы боҗрасы янында «Тойота» машинасы мәктәп укучысын бәрдергән. Көтелмәгән хәлдән югалып калган йөртүче хәтта тормозга басарга да өлгермәгән. Билгеле булганча, малай юлга светофорның кызыл уты янганда йөгереп чыккан. Автомобильдәге видеорегистратор яздырган кадрларда бу ачык күренә. Бала хастаханәдә авыр хәлдә ята. Атна башында Сөембикә урамындагы 60 нчы йорт каршындагы...

Шәһәрнең Вахитов урамындагы боҗрасы янында «Тойота» машинасы мәктәп укучысын бәрдергән. Көтелмәгән хәлдән югалып калган йөртүче хәтта тормозга басарга да өлгермәгән.
Билгеле булганча, малай юлга светофорның кызыл уты янганда йөгереп чыккан. Автомобильдәге видеорегистратор яздырган кадрларда бу ачык күренә. Бала хастаханәдә авыр хәлдә ята. Атна башында Сөембикә урамындагы 60 нчы йорт каршындагы юлда 12 яшьлек кыз машина көпчәге астында калган. Ул баш сөяге җәрәхәте, ми селкенү һәм башка җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.
Мәгълүмат НТР сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: