Туган як

Аз булмаган

Түбән Камада Ф.Табиев урамындагы йортларның берсе янында ЮХИДИ инспекторлары 26 яшьлек ирне туктатып, аңарда наркотик тапканнар.

Ирне тентегәч, дәүләт автоинспекторлары 740 грамм авырлыкта зәңгәр төстәге изолента белән уралган пакет тапканнар. Химик анализ аның синтетик наркотик икәнен күрсәткән. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Кулга алынган иргә карата җинаять эше кузгатылган.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: