Туган як

Аварияләр булмасын дисәк...

Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре «Тонировка» рейды уздырган.

«Тоник» дигән махсус җиһаз ярдәме белән автомобильләрнең алгы як тәрәзәләренең яктылык үткәрү дәрәҗәсен тикшергәннәр. Кагыйдә буенча, ул 70 проценттан да кимрәк булырга тиеш түгел. Кагыйдә бозучыларга карата беркетмә төзелеп, 500 сумлык штраф салына. Узган ел Түбән Камада дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан 2500дән артык машина йөртүче җаваплылыкка тартылган. Таләпләргә туры килмәгән артык караңгы булган пыяла, кичке якта, йөртүченең күрү мөмкинлеген киметергә һәм авариягә китерергә мөмкин.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: