Туган як

Ачы авылында янгын чыгып, гаилә урамда калган

Ут бүген иртән чыккан. Янгын сүндерүчеләргә шалтыраткан ир Мәктәп урамындагы 2 нче йорт түбәсендә ялкын күрүен хәбәр иткән.

Урынга килгән коткаручылар янгынны сүндергән, ләкин йортны, гаражны, сарайны һәм мунчаны саклап кала алмаган.

Бәхеткә, хуҗалары исән. Аларның вакытлыча туганнарында яшәячәкләре дә билгеле.

Фото: https://ntr-24.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: