Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

ЮХИДИ хәбәр итә

Күрүчеләр булса... 2017 елның 8 февралендә, 11 сәгать 40 минутта Шинчылар прос-пектындагы 13а йорты каршында көмеш төстәге КИА-РИО автомобиле 29 яшьлек кызны таптаткан. Юл һәлакәте шаһитлары булса, ЮХИДИ бүлегенең дежур частенә 39-20-00 яки 39-15-92 телефон номеры буенча шалтыратулары сорала. Кагыйдәне бозган Тынычлык проспекты Б.Урманче урамы юллары киселешендә «тугызлы» машинасының йөртүчесе...

Күрүчеләр булса...
2017 елның 8 февралендә, 11 сәгать 40 минутта Шинчылар прос-пектындагы 13а йорты каршында көмеш төстәге КИА-РИО автомобиле 29 яшьлек кызны таптаткан.
Юл һәлакәте шаһитлары булса, ЮХИДИ бүлегенең дежур частенә 39-20-00 яки 39-15-92 телефон номеры буенча шалтыратулары сорала.
Кагыйдәне бозган Тынычлык проспекты Б.Урманче урамы юллары киселешендә «тугызлы» машинасының йөртүчесе светофорда сары төс янганда, 10 яшьлек малайны бәрдергән.
Бала юлга яшел ут янганда чыга. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә сул як боты имгәнгән малайны балалар дәваханәсенә озаталар.
Бер сәгатьтә 20 штраф Түбән Камада «Тоннель» операциясе узды. ЮХИДИ хезмәткәрләренең патруль машиналары Яр Чаллыдан керү һәм БСИдагы «бер яклы гына хәрәкәт» юлларында кизү торды.
Төп игътибар рульгә исерек килеш утыручы һәм «права»лары булмаган йөртүчеләргә юнәлтелде. Бер сәгать эчендә полиция хезмәткәрләре 200гә якын машинаны тикшерде. Шуларның 20се административ җаваплылыкка тартылды. Машина йөртү хокукы булмаган ир-егеткә 15 мең сум күләмендә штраф яный. Аның автомобилен «штрафстоянка»га алып киттеләр. Тагын берсе баланы машинага махсус креслодан башка утырткан өчен 3 мең сум түләячәк. Барлык хокук бозучылар белән әңгәмә уздырылган.
Статистика
Атна эчендә 20 машина йөртүче исерек килеш рульгә утырган, 419ы - куркынычсызлык каешларын каптырмаган, 135е җәяүлеләргә юл бирмәгән, 93е балаларны махсус креслога утыртмаган, 69ы административ штрафны вакытында түләмәгән. Матди зыян китергән 183 авария теркәлгән.
Ландыш Фәрхетдинова,
Түбән Кама ЮХИДИ пропаганда бүлеге.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев