Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Ваемсызлык күңелсез тәмамланды

Түбән Камада ике сыйныфташ кыз югалган иде...

15 февральдә барлык соци-аль челтәрләрдә шундый хәбәр таралды. 12 яшьлек Ләйлә өеннән 15.30 сәгатьтә, Гайшә 17.00 сәгатьтә чыгып киткән. Аларны эзләргә «След» эзта-барлар отряды, үзиреклеләр, мөселманнар, битараф булмаган түбәнкамалылар чыккан. 23.16 сәгатьтә кызларны табулары турында билгеле булды. Алар Шинчылар урамындагы 1 нче йорт янында сөйләшеп торганнар. Ул көнне урамда һава температурасы минус 19га җиткәнен исәпкә алганда, тагын да гаҗәбрәк тоела.
– Кем ничәгә килеп җитә алды, шул вакытта килде. Кешеләр саны 200гә җитте, аерым рәхмәтемне мөселман кардәшләргә җиткерәм, – ди эзтабарлар координаторы Виталий Емельянов.
Кызлар нишләп нәкъ менә караңгы төшкәч, өйдән чыгып китүләре, төнгә кадәр нишләп йөрүләре – болары безгә билгеле түгел. Әлбәттә, иң мөһиме, сау-сәламәт килеш табылулары. Ләкин алар күпме кешегә борчу китерделәр! Уйлапмы-уйламыйчамы кылган бу гамәлләренең нәтиҗәсе дә күңелсез: кызларны һәм әти-әниләрен полиция, мәктәп директоры белән сөйләшү көтә. Өстәвенә, инде ничә көн буе социаль челтәрләрдә, телевизорда исемнәрен «чайкыйлар».
Соңгы арада еш кына балалар өйдән махсус чыгып китәләр. Психологлар фикеренчә, бу аларга әти-әниләреннән игътибар, наз җитмәвеннән килеп чыгарга мөмкин. «Ә мин юкка чыксам, ни булачак? Борчылырлармы? Тикшереп карыйм әле», дип уйлый алар. Бу, үзенчә, әти-әнинең ярату-яратмавын тикшерү. Аннары яшүсмер чоры иң җитди, авыр икәне сер түгел. Организм гормональ үзгәрешләр кичерә, үсмер яшьтәшләре арасында текәрәк күренергә тели», – дип аңлата «Эйдос» үзәге педагог-психологы Эльвира Нуретдинова.
Балагызның социаль челтәрләренә кереп, ул язылган төркемнәрне тикшереп, карап чыгыгыз әле. Ниндиләре юк хәзер: берсендә узып баручы машина алдыннан йөгереп чыгарга кушалар, икенчесендә – бер тәүлеккә «юкка чыгарга», өченчесендә – ялангач фотога төшәргә... Үз-үзләрен үтерергә өндәүчеләр дә бар. Андый төркемнәрнең берсенә яки башкасына тап булсагыз, баладан сорау ала башламагыз. Психолог белән киңәшләшсәгез, яхшырак.
– Үзегезгә «Мин үз балам белән көненә ничә минут аралашам? Без бергәләп нәрсә эшлибез? Игътибар җитәрлекме?» дигән сораулар бирегез әле. Үсмергә гаиләдә үзен яратуларын белү, аңлау бик мөһим, – ди Эльвира Нуретдинова.

Лилия Заһретдинова

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев