Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Уяу булыгыз!

Теләсә кемгә ышансаң... Интернетның сату-алу һ.б. хезмәтләр күрсәтү буенча иң популяр сайтларыннан берсе - Авито сайты. Алдаучылар еш кына нәкъ менә аның аша эш итә (һәрхәлдә, полиция биргән мәгълүмат шул турыда сөйли): сатучы акчасыз кала, ә сатып алучы акчасын да, товарын да югалта. Күптән түгел шул рәвешле 62 яшьлек хатын...

Теләсә кемгә ышансаң...

Интернетның сату-алу һ.б. хезмәтләр күрсәтү буенча иң популяр сайтларыннан берсе - Авито сайты. Алдаучылар еш кына нәкъ менә аның аша эш итә (һәрхәлдә, полиция биргән мәгълүмат шул турыда сөйли): сатучы акчасыз кала, ә сатып алучы акчасын да, товарын да югалта. Күптән түгел шул рәвешле 62 яшьлек хатын акчасыннан колак каккан.
Ул Авито сайтына гаражын сату турында игълан урнаштырган, бәясен 120 мең сум итеп куйган, телефон номерын да күрсәткән. Берничә сәгатьтән аңа бер ир шалтыраткан. Ул үзен Волгодонск шәһәрендә яшәүче Виктор Петрович дип таныштырган. Ул гаражны башка кешегә сатмавын үтенгән һәм хатынның банк картасына 20 мең сум күчерергә теләвен әйткән. Гараж аңа алып килгән запчастьларны куяр өчен кирәк икән.
«Виктор Петрович» хатынга банктагы счетын телефонына тоташтыруын (мобильный банк), аннан берәр сәүдә үзәгендә урнашкан банкоматка баруын үтенгән, телефоннан нәрсә эшләргә кирәклеге турында алдан өйрәтеп торган. Бер сәүдә үзәгендә банкомат эшләмәгән. Бары тик алдакчы ирнең тавышын гына ишеткән «корбан», аның кушуы буенча, башка банкомат эзләп киткән. Тапкач, үз счетындагы 40 мең сумны абонент номерларына җибәрергә тиеш булган. Банкоматка озын чират җыелгач, хатын операцияләрне туктатып, читкә китеп торган. «Виктор Петрович» өйрәткәнчә, мобиль банк терминалы аша тагын 16 мең сум абонент номерына җибәреп маташканда хатын янына бер егет килеп, нәрсә эшләвен сораган. Хатын аңлатып биргәч, бу алдаучылар эше дип, егет аны кулыннан җитәкләп урамга алып чыгып киткән. Зыян күрүче алданганын аңлаган. Өстәвенә, банктан шалтыратып, бу операцияләрне нинди максат белән башкарганын сораганнар, хатынның картасын һәм мобиль банк хезмәтен «япканнар».
Бу вакытта сатып алучы шалтыратып хатынга яный башлаган, хәтта акчасын түләмәсә, гаражын һәм квартирын яндырачагы турында әйткән. Зыян күрүче телефонын сүндереп полициягә мөрәҗәгать иткән. Шулай да, ул 25 мең сумыннан колак каккан. Бер карасаң - зур сумма, икенче яктан - үзен коткарган егет килеп чыкмаса, күбрәк тә югалтыр иде.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X