Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Полиция хәбәр итә

Таләпләр катгый

Шәһәребездә машина йөртүчеләрне тикшерү уздырылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре, бигрәк тә, «права»лары булмаган көе руль артына утыручыларны, исерек хәлдә машина йөртүчеләрне һәм балаларны махсус җайланмалардан башка утыртканнарны ачыклауга игътибар бирделәр. Дәүләт автоинспекторлары 30 минут эчендә 200ләп машина йөртүчене туктаткан. Шуларың 13е, кагыйдә бозу сәбәпле, административ җавап-лылыкка тартылган. Мәсәлән, балаларын махсус җайланмадан башка...

Шәһәребездә машина йөртүчеләрне тикшерү уздырылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре, бигрәк тә, «права»лары булмаган көе руль артына утыручыларны, исерек хәлдә машина йөртүчеләрне һәм балаларны махсус җайланмалардан башка утыртканнарны ачыклауга игътибар бирделәр.
 
Дәүләт автоинспекторлары 30 минут эчендә 200ләп машина йөртүчене туктаткан. Шуларың 13е, кагыйдә бозу сәбәпле, административ җавап-лылыкка тартылган.
 
Мәсәлән, балаларын махсус җайланмадан башка утырткан ике кешегә 3әр мең сум күләмендә штраф салынган. Инспекторлар әлеге ата-аналарга балалар катнашындагы күп кенә юл-транспорт фаҗигаләренең нәкъ менә аларны махсус утыргычларда йөртмәү, я куркынычсызлык каешларын тиешенчә эләктермәү сәбәпле килеп чыгуын аңлатканнар. Ә бер машина йөртүче куркынычсызлык каешын бөтенләй эләктермәү аркасында 1000 сум штрафка тартылган.
 
Рейд барышында бик үк күңелле булмаган хәл дә килеп чыккан. «ВАЗ-21093» машинасын йөртүче, автоинспекторларның туктарга кушкан таләбен санга сукмыйча, юлын дәвам итә. Полиция хезмәткәрләре аның артыннан куып тотарга дигән карарга киләләр. Әле алай гынамы, эзәрлекләүче хокук сакчыларын күреп, машина йөртүче тизлекне арттыра һәм йортлар арасына кереп качарга маташа. Тик Лесная һәм Бызов урамнары чатында автоинспекторлар аны барыбер куып тоталар. Машина йөртүче «права»сыз 25 яшьлек егет булып чыга. Аңа карата беркетмә төзелә. Хәзер ул биш меңнән унбиш мең сумга кадәр штраф түләргә тиеш була. Әлбәттә, үзе машинада булып та, рульне машина йөртү таныклыгы булмаган кешегә ышанып тапшырган машина хуҗасының да башыннан сыйпамаячаклар. Аңа 30 мең сумга кадәр штраф түләргә туры килер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев